и.фаррахов исемендәге варислар берлеге

23
Мөслим районы Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе

Upload: murzina

Post on 31-Jul-2015

99 views

Category:

Education


0 download

TRANSCRIPT

Мөслим районы Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе

Фаррахов Илфар Рәмзи улы 1960 нчы елның 30 нчы августында Мөслим районы Әмәкәй авылында колхозчы семьясында туган. 1967 нче елда Әмәкәй сигезьеллык мәктәбенә укырга керә.1969 нчы елда пионер, 1974 нче елда комсомол сафына кабул ителә.Илфар үзенең тыйнаклыгы,әдәплелеге, иптәшләренә ярдәмчел булуы, зурларга игътибарлылыгы белән аерылып тора, яхшы укый.Әмәкәй сигезьеллык мәктәбен тәмамлап, Әлмәт төзелеш техникумына укырга керә һәм яхшы билгеләренә генә тәмамлый.Диплом аласы көнне Совет Армиясе сафларына алына.Хезмәткә алынгач, Термез шәһәрендә, аннан соң Әфганстанда хезмәт итә.Отделение командиры,Илфар Рәмзи улы Фаррахов 1980 нче елда Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак була.1981 нче елда, үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

Мәктәпнең һәм районның “Туган як тарихы” музейларына, Алабуга шәһәренең истәлекле урыннарына экскурсияләр оештырылды.Мондый чаралар вакытында туган як тарихына, халкыбыз традицияләренә хөрмәт, туган җирне,кешеләрне ярату хисләре тәрбияләнә.Мәктәп музеена матур сөйләм теленә ия булган, фикерләрен башкаларны ышандырырлык итеп әйтә белә торган укучылар гидлар итеп билгеләнде.

Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының мәктәптән тыш эшләр үзәге тәкъдим иткән “Туган як серләре” экспедициясенә кушылып, гаилә традицияләрен өйрәнү, ике буын арасында бәйләнеш булдыру максатыннан отрядлар гаилә членнарының пионер һәм комсомолда үткән яшьлеге турында белештеләр, альбомнар төзеделәр.

Әйләнә-тирә мохит турында кайгырту, туган якны өйрәнү, теләктәшлек ярминкәләре, тынычлык турында җыр фестивальләре үткәрү

Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләрнең хатирәләрен язып алу максатында сугыш ветераннарының өйләрендә очрашулар үткәрелде.

“Тизрәк әйләнеп кайтыгыз” дигән театральләштерелгән күренеш,хәрби-патриотик җырлар фестивале, “Аҗаган” хәрби-спорт уены, Бөек Җиңүнең 60 еллыгына багышланган сочинениеләр,рәсем , спорт, шахмат, шашка ярышларында укучылар актив катнаштылар.

“Дельфин” отряды Әфганстанда хезмәт итеп кайткан Исмәгыйлов Гаяз белән очраштылар.Сугыш китергән күңел яраларын, үлем ачысын укучылар үз йөрәкләре аша үткәрделәр. Тынычлык турында шигырьләр, әсәрләрдән өзекләр укыдылар. “Бөркеткәй” отрядының мәктәп күләмендә үткәргән “Алар- тере тарих” дигән исемдә авылыбызның өлкән яшьтәге Мубаракова Мәрзия апа белән очрашу кичәсе варислар өчен бик зур тәрбия чарасы булды.

Отрядлар элекке пионерларның өйләрендә булып, аларның тормыш юллары белән танышалар, истәлекләр белән уртаклашалар. Отряд вожатыйлары оештыру серләренә төшенәләр.

меню

Файдалы эшләр һәм уку хезмәте башкару

Ел башында укучылар үзидарәсе сайланып куелды. Алар варислар берлеге советы белән тыгыз элемтәдә эшлиләр: бергәләп дискотекалар, кичәләр үткәрүдә катнашалар. Планлы рәвештә китап ,җиһазлар сакланышы, көндәлек тотылышын тикшереп йомгак ясыйлар.Һәр класс атналык эшкә йомгак ясап, тимурчылык, эш планын үтәү, сәнгать, спорт чараларында катнашу буенча линейкада чыгыш ясый.Үзидарә рәисе баллар системасы буенча атналык эшкә йомгак ясый, ел азагында “Иң яхшы класс коллективы” исеменә лаек булучы коллектив экскурсиягә бару хокукына ия булды.Шулай ук “Иң яхшы тимурчылык отряды”, “Иң яхшы вожатый”, “Иң яхшы класс почмагы” конкурслары үткәрелде.Мондый ярышлар укучыларны тагын да тырышыбрак укырга, яңа эшләргә рухландыра,укучылар фәннәрнең нигезләрен яхшы үзләштерәләр. Район олимпиадаларында катнашып, укучылар 19 призлы урын яуладылар.

Укучылар ел саен урман хуҗалыгына 2 гектар җирдә үсенте утырталар, 5 кг каен бөресе җыеп тапшыралар, 300 кг тотылган кәгазь, яшь бозауларга күмер,көл, чыршы ботаклары, яшел себерке илтәләр. Дарулык чимал буларак миләш, гөлҗимеш тапшыралар.

Мәктәп яны тәҗрибә участогында укучылар көче белән ел саен мул уңыш үстерелә.Гомуми туклануга салатлар һәм кайнатмалар әзерләп куела.Җәйге каникул чорында укучылар производство бригадасында чөгендер эшкәрттеләр, урып-җыю эшләрендә катнаштылар.

меню

Укучылар ел саен урман хуҗалыгына 2 гектар җирдә үсенте утырталар, 5 кг каен бөресе җыеп тапшыралар, 300 кг тотылган кәгазь, яшь бозауларга күмер,көл, чыршы ботаклары, яшел себерке илтәләр. Дарулык чимал буларак миләш, гөлҗимеш тапшыралар.

Мәктәп яны тәҗрибә участогында укучылар көче белән ел саен мул уңыш үстерелә.Гомуми туклануга салатлар һәм кайнатмалар әзерләп куела.Җәйге каникул чорында укучылар производство бригадасында чөгендер эшкәрттеләр, урып-җыю эшләрендә катнаштылар.

меню

Сборларда,походлар вакытында һәм көндәлек тормышта кирәкле һөнәрләр үзләштерү Укучылар “Йолдызлы сәгать” уенында

катнашып, агулы үсемлекләрне тану, беренче ярдәм күрсәтү, шалаш төрләре, туган як табигатен белү, куркынычсызлык кагыйдәләре буенча үз белемнәрен сынау белән бергә күп төрле һөнәрләр дә үзләштерәләр. Эзтабар баскычы, варислар биеклеге буенча тиешле күнекмәләрне ныгыту максатында “Робинзонада” уеннары үткәрү традициягә керде.

Хезмәт түгәрәгендә кызлар ашарга пешерү, тегү-чигү һөнәрләренә өйрәнсәләр, егетләр көнкүреш кирәк яраклары ясау серләренә төшенәләр.

меню

Шәфкатьлелек акциясендә катнашу,өлкәннәргә һәм кечкенәләргә булышу, ялгызлар һәм авырулар турында кайгырту. Тормышта алкоголизм, наркомания кебек яман гадәтләр

киңрәк җәелә бара. Нәтиҗәдә район җирлегендә ятим балалар, балалары тәрбиясеннән мәхрүм ата-аналар, ата-аналар хокукыннан мәхрүм ителүчеләр саны арта. Район үзәгендә ачылган картлар йорты, Карамалы авылындагы “Наз” балалар приюты ачылу- моның ачык мисалы. Шуңа күрә балалар туры юлдан тайпылмасын, тайгак юлдан китмәсен, күңелләрендә рәхим-шәфкать урын алсын, матурлыкны күрә белсеннәр өчен аларның эстетик һәм әхлак ягыннан тәрбияле булулары мөһим. Шушы максаттан чыгып мәктәптә инвалидлар көне, өлкәннәр өчен ял кичәсе, сугыш ветераннарына, ялгыз яшәүче ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә укучылар тарафыннан ярдәм оештырыла. “Наз” балалар приютына, картлар йортына үзебездән һәм авылдашларыбыздан күчтәнәчләр илтеп, концерт номерлары белән чыгыш ясыйбыз. меню

Зирәкләр һәм тапкырлар бәйгеләре, спорт һәм күңелле стартлар,концертлар оештыру, файдалы һәм күңелле итеп ял итә белү

Татар халык йолалары булган “Нәүрүз”, “Сөмбелә”, “Нардуган”, “Сабантуй” бәйрәмнәре үткәрү традициягә керде.

Укучылар белән татар халык җырларын өйрәнү, төрле музыка уен коралларында уйнау-эстетик тәрбиянең төп чыганагы.

Укучылар көрәш, волейбол, туризм түгәрәкләренә бик теләп йөриләр. Эшнең нәтиҗәсе буларак сәнгать, спорт фестивальләрендә катнашып призлы урыннар яулыйлар: йөгерешчеләр көнендә 3 укучы призлы, көрәш буенча 1,2,3 нче, чаңгы ярышында 2нче, туризм ярышында 1 нче урынны алдылар.

Якташ язучылар, шагыйрьләр белән очрашу, гаилә бәйрәмнәре, студентлар белән очрашу, дискотекалар, экскурсияләр оештыру укучыларның буш вакытларын файдалы һәм күңелле үткәрүдә зур роль уйный.

меню

“Балачак” отрядында очрашу кичәсе

Мәрзия апаның пионер балачагының кызыклы сәхифәләрен барлап, бәйнә-бәйнә итеп безгә аңлатуы кичәбездә ямь өстенә ямь булды.

Батырлык.Бу купшы сүз түгел,

Хәтерләрдән тиз җуела торган.

Мәгънә асылында, мәңгелеккә

Күңелләргә җанга уела торган.

“Сандугач керде күңелгә” җыр фестивалендә Хәлимов Альберт “Халык җырларын башкару” номинациясендә 1 нче урынны алып, Казанда чыгыш ясады.

“Шатлык” бию ансамбле

Мирхәйдәрова Алсу биологиядән 1 урын, татар теленнән 3 урын

Суфиянов Ринат астрономия, физика, математика, политехника буенча 1 урын, информатикадан 2 урын

Гайсина Алинә технологиялән 1 урын, татар теленнән 3 урын

Фаррахова Гөлназ биологиядән 3 урын, технологиядән 2 урын

Шакирянов Алмаз технологиядән 3 урын

Әхмәтова Айзилә рус әдәбиятыннан 1 урын