Йөрәгемнең хисләр гөле син

21
ЙӨРӘГЕМНЕҢ ХИСЛӘР ГӨЛЕ СИН... Якташыбыз, шагыйрь һәм солдат Фатих Кәримгә һәм аның сөекле хатыны Кадрия Ишукова истәлегенә багышлана Бишбүләк районы Дүсән төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Гайнетдинов Рөстәм.

Upload: bowen

Post on 14-Jan-2016

62 views

Category:

Documents


0 download

DESCRIPTION

Йөрәгемнең хисләр гөле син. Якташыбыз, шагыйр ь һәм солдат Фатих Кәримгә һәм аның сөекле хатыны Кадрия Ишукова истәлегенә багышлана Бишбүләк районы Дүсән төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Гайнетдинов Рөстәм. - PowerPoint PPT Presentation

TRANSCRIPT

Page 1: Йөрәгемнең хисләр гөле син

ЙӨРӘГЕМНЕҢ ХИСЛӘР ГӨЛЕ

СИН...

Якташыбыз, шагыйрь һәм солдат Фатих Кәримгә һәм аның сөекле хатыны Кадрия

Ишукова истәлегенә багышлана

Бишбүләк районы Дүсән төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы

Гайнетдинов Рөстәм.

Page 2: Йөрәгемнең хисләр гөле син

Фатих белән Кадрия меңләгән халык арасында да, мөгаен бер- берсен танып, күреп алган булырлар иде. Бер алманың ике яртысы кебек, берсе өчен берсе туган насыйп яр итеп яратылган булган алар.

Page 3: Йөрәгемнең хисләр гөле син

Фатих 1909 елның 9 гыйнварында Башкортостанның Ает авылында- Дим буенда, указлы мулла Әхмәтвәли Кәримов гаиләсендә унберенче бала булып дөньяга килә.

Page 4: Йөрәгемнең хисләр гөле син

Ямьле Дим буйларында! Фатих Кәримнең туган йорты.

« Димдә тудым, Димдә үстем, Җиләк җыйдым тугайда…»

Page 5: Йөрәгемнең хисләр гөле син

Кадрия шул ук елның 19 июлендә Петербургта туган.Кадриягә унбер яшь тулганда әнкәсе- Өммегөлсем ханым дөнья куя.Яшьтән үк ятимлек ачысын татып, эшкә күнегеп үскән кыз белемгә омтыла. Шигъри хисле, ашкын йөрәкле яшьләр күңелен Казан тарта.

Page 6: Йөрәгемнең хисләр гөле син

1925 ел. Аларны Җир төзелеше техникумы очраштыра.Теләкләр, хыяллар охшашлыгы зыялы нәселнең асыл затларын якынайта,чәчләрен чәчкә бәйли.

Page 7: Йөрәгемнең хисләр гөле син

МӘХӘББӘТ ҖИМЕШЛӘРЕ –КЫЗЛАРЫ АДА ҺӘМ ЛӘЙЛӘ.ЛӘЙЛӘ КОЕП КУЙГАН ӘТИСЕ ИНДЕ,Ә АДА ӘНИСЕНӘ БИК ОХШАГАН.

Page 8: Йөрәгемнең хисләр гөле син

1A1.avi

Page 9: Йөрәгемнең хисләр гөле син

1935ел.Фатих Кәрим гаскәри хезмәттә: «Күкрәгемә башыңны сал, бер җыр булсын- ул җыр мине җиңү кырларына алып бара торган юл булсын».

Page 10: Йөрәгемнең хисләр гөле син

1937 нче ел, репрессия

«Калды Казан, шигырь дөньясы...киттем Себергә,ристан булып,зарыгып йөрергә … »

«Өзелергә җитеп сыкрый күңелем сагынудан сине,Кадриям!» - дип өзгәләнә шагыйрь.

Page 11: Йөрәгемнең хисләр гөле син

1939 нчы елны хөкем була. Аңа аена бер мәртәбә гаиләсенә хат язарга рөхсәт итәләр. Хатларның берсендә ул киная белән генә үзенең кай тирәдәрәк утырганын да хәбәр итә. Шуннан соң хатыны Кадрия, ике яшьлек кызы Ләйләне ияртеп, Казандагы төрмә янына килеп йөри. Ләйлә: «Әти ! Кайт инде! Тизрәк кайт!» - дип кычкыра. Ф.Кәрим кызының тавышын ишетә, күз яшьләренә буылып тыңлый…

Page 12: Йөрәгемнең хисләр гөле син

“Тик ул гына тимер капкаларны кага – кага мине эзләде...”Иренең гаепсез икәнлеген раслау өчен

адвокат яллап, Язучылар берлеге аша хатлар оештырып,кая гына мөрәҗәгать итми Кадрия. Ниһаять , акланып кырык бернең декабрь башында “сабыйлар күз яше кебек вөҗданы таза” шагыйрь Казанга кайта.

Дусларым юк х зер,тик бер гә әү ә Мин кулларын беп баш иям,ү

Торгандыр ул сагыш ялкынында Яфрак кебек кипк н Кадриям.ә

Page 13: Йөрәгемнең хисләр гөле син

Сөя белү-яраткан кешең өчен көрәшү ул.Хатлар,көндәлектәге язмалар,

шигырьләр... Фатих белән Кадриянең

саф,керсез мәхәббәтен тасвирлаучы телсез шаһитлар- шулар.

“Фатихым, күз нурым!Түземсезлек белән көткән хатың килде.Шатлыгымны хатка язып кына аңлата алмам...”

“Иһ,Кадриям!Кайтасы иде ,синең кулың белән пешергән бәрәңгене ашыйсы иде.Сине тагын бер генә күрәсе иде.

Хатка язган сүзләреңне күзләрең итеп үбәм.”

Page 14: Йөрәгемнең хисләр гөле син
Page 15: Йөрәгемнең хисләр гөле син

1941 ел...

Шушы балам өчен,синең

өчен, Нәселем өчен,Туган ил өчен,

Мылтык тотып баскан җиремнән

Бер адым да артка чигенмәм!

Page 16: Йөрәгемнең хисләр гөле син

Шулай үлде Ватан улы,Сугыш барган кырларда...

Шинеле,итеге,хатлары салынган посылка әрҗәсен алгач та ышанмый Кадрия Фатихының һәлак булуына.Ышанырлыкмыни?!

Лейтенант Фатих

Кәримовның 1945 елның 19 февралендә фашист илбасарлары белән тигезсез, каты бәрелештә батырларча һәлак булуы турындагы рәсми документ гаиләсенә фәкать 1945 елның 20 апрелендә-Бөек Җиңү көненә кул сузымы калгач килеп ирешә бит.

Page 17: Йөрәгемнең хисләр гөле син
Page 18: Йөрәгемнең хисләр гөле син

“Әгәр дә син гөлләр булсаң, ак чәчәк атар идең”Кадрия гөлләр үстерә.Берсе

–Фатих,Икенчесе Кадрия исемле ике кипарисы бар.1954 елның 25февралендә язып куйган:”Бүген гөлләрнең яшел бөреләре чыга башлаганын күрдем.Фатихка багышлап үстергән ясмин гөлем...Шуңа карап хикәя язган идем. Ул да минем кебек картайды инде .Үсентесен алып, яшь гөл үстерергә кирәк...”

Page 19: Йөрәгемнең хисләр гөле син

Мәңге хәтердә...

Уфа дәүләт “Нур” татар театры Фатих Кәримнең фаҗигале язмышын гәүдәләндергән “Ясмин гөле” әсәрен сәхнәләштерде. Рәсемнәрдә спектакльдән күренешләр.

Page 20: Йөрәгемнең хисләр гөле син

Мин – бер шагыйрь;

тойгы, хис кешесе,

Яратам мин кошлар

сайравын.

Мин – гуманист,

сөям дөньяны,

Акмасын, дип,

җирдә кеше каны,

Гуманизм – минем байрагым.

Page 21: Йөрәгемнең хисләр гөле син

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!